news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы Чуракайда шагыйрә, китапханәче Дилбәр Әхәтованың иҗат кичәсен үткәрделәр

Актаныш районы Чуракайда шагыйрә, китапханәче Дилбәр Әхәтованың иҗат кичәсен үткәрделәр
Фото: "Актаныш таңнары" газетасы

Актаныш районы Чуракай авылы китапханәсендә Чаллыдагы «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, ике китап авторы, Югары Яхшый авылы китапханәчесе Дилбәр Әхәтованың иҗат кичәсе узды. Бу хакта «Актаныш таңнары» газетасы яза.

Чарада Чаллы шәһәреннән бер төркем «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Берләшмә җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина Дилбәр Җиһангир кызының Чаллы шәһәрендәге иҗади эшчәнлеге белән тамашачыларны таныштырып үтте. Берләшмә әгъзалары Гөлсәрия Басыйрова, Гүзәлия Исламова үзләренең теләк-фикерләрен җиткерделәр, шигырьләр сөйләделәр.

Автор башкаручы, берләшмә әгъзасы Зөлфия Җиһан Дилбәргә һәм килгән кунакларга зур бүләк ясады. Ул үзенең тәүге чыккан «Гомер агышы» китабын бүләк итте. Дилбәрнең махсус хәрби операциядәге улы Алмазга багышлап язган шигырен көйгә салып җыр язган, аны бик матур итеп башкарды.

Ветеран укытучы, берләшмә әгъзасы, дүрт китап авторы Зәбир Хәлимов Саратов гармунында уйнап тамашачыларга төрле уеннар уйнатты, бүләген өләште, аның тарафыннан яңгыраган җыр, мәзәк шигырьләр тамашачы күңелен яулады.

Кичә Дилбәр Әхәтованың шигырьләрен укып, җырларын тыңлап чиратлашып барды. Авыл үзешчәннәре, мәктәп укучылары кунакның шигырьләрен сөйләделәр, татар халык җырларын башкардылар. Кичәне бик мавыктыргыч һәм эчтәлекле итеп авыл китапханәсе мөдире Римма Минһаҗева алып барды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100