news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы Чалманарат авылында Җиңү байрагы белән хәрбиләрнең гаиләләренә килделәр

Актаныш районы Чалманарат авылында Җиңү байрагы белән хәрбиләрнең гаиләләренә килделәр
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актаныш районы Чалманарат авыл җирлеге киң колачлы патриотик акциядә катнашты. Мәсәде авыл җирлегеннән кабул итеп алган Җиңү Байрагын тантаналы рәвештә Чалманарат, Калмаш, Шәбез, Түбән Гәрәй һәм Югары Гәрәй авылларының данлы кешеләре, истәлекле урыннары янында тукталыш ясап, Такталачык җирлегенә тапшырдылар. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Авыл җирлеге башлыгы Камил җитәкчелегендә Мәсәде активыннан Җиңү Байрагын кабул итеп алганнан соң Чалманаратның патриот яшьләре Калмаш авылында тыл ветераны Рәйсә Дәүләтгәрәева янына очрашуга бардылар. Рәйсә апа, дәһшәтле сугыш чоры авырлыкларын җиңә-җиңә моннан 80 ел элек булган Бөек Җиңү көненә килү тарихын искә төшерде.

Чалманаратның Җәнәй түбәсендә Әфган сугышы ветераны Илдус Нуртдинов та үзенең сугышчан юлы турында сөйләде. Шәбез авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар һәм тыл ветераннары истәлегенә куелган обелиск янында Җиңү Байрагының килгәнен сугыш чоры балалары булган өлкәннәр көтеп тора иде.

Югары Гәрәй авылында да яңа мемориал каршына Җиңү Байрагын каршыларга килгән сугыш чоры баласы Индус Әсләмов белән очрашу узды, байрак йөртүчеләр ачык һавадагы музей янында фотога төштеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot