news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов журналистларны җиңүләре белән тәбрик итте

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район журналистларын – «Актаныш-информ» хәбәрчеләрен Россия һәм республика конкурсларында ирешкән җиңүләре белән котлады. Бу хакта «Актаныш» сайты яза.

Ул райондашларыбызның югары һөнәри осталыгын, үз эшләренә тугры булуларын, район тормышын республика һәм ил күләмендә объектив, эчтәлекле һәм объектив яктыртуларын билгеләп үтте.

Район җитәкчесе журналистларга ихлас рәхмәтен белдерде, аларның хезмәте җәмгыять өчен аеруча әһәмиятле булуын искәртте.

«Кайда гына булсагыз да, сез вакыйгаларның асылын һәм матурлыгын оста итеп җиткерә беләсез. Алга таба да зур уңышлар, яңа иҗади казанышлар телим», — диде Ленар Зарипов.

news_right_1
news_right_2
news_bot