Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы башлыгы юбилярны 100 яшьлеге белән котлады
Актаныш районында яшәүче Мәгъмүрә Әмирҗанова йөз яшьлек юбилеен каршылады. Хөрмәтле йөзьяшәрне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлап ил башлыкларының тәбрикнамәләрен тапшырды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Ленар Зарипов Мәгъмүрә апага изге теләкләрен җиткерде. Авыр Бөек Ватан сугышы елларында куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Өлкән яшьтәге райондашларны бик яхшылап караган, тәрбияләгән балаларына, кызларына, улына, кияүләре һәм килененә, оныкларына рәхмәт белдерде.
Әмирҗанова Мәгъмүрә Амирҗан кызы 1925 елның 15 августында Актаныш районы Иске Солтангол авылында туа. Богады мәктәбендә 7 классны тәмамлый. Мәгъмүрә апаның яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. 16 яшьлек кыз авылдашлары белән хуҗалык эшенә җигелә. Бар эштә дә тырышып хезмәт куя, Җиңү көнен якынайту өчен армый-талмый төрле эштә эшли. Хезмәт кенәгәсендә 46 ел эш стажы исәпләнә. Бик күп медальләр, мактау кегазьләре белән бүләкләнә. Тыл һәм Хезмәт ветераны бүген Актаныш авылында энесе Нургалимның кызы Розалия тәрбиясендә яши.
Мәгъмүрә апа яшьлеген сугыш урлаган буын вәкиле. Аңа насыйп тиң ярлар Бөек Ватан сугышы кырларында ятып кала. Ул бөтен гомере буе энесе Нургалим Фәррахов гаиләсендә гомер итә.
- Бүген апабыз Мәгъмүрә 100 яшен каршы ала. Аның 40 яшенә әнкәебез Зифа безне игезәгем Рузалин белән мине алып кайткан. Шуннан бирле туган көннәребез, юбилейларыбыз гел бергә туры килде. Безне үстергәндә, әнкәйгә бик нык ярдәм итте. Әтиебез моннан 6 ел элек вафат булды. Аннан соң әниебез белән Мәгъмүрә апа икесе генә төп йортта яшәделәр. Үзем лаеклы ялга чыккач, өлкәннәрне Актанышка алып килдек. Ирем Әхнәф, балаларым аларны карарга бик ярдәм итәләр. туганнарыбыз беркайчан ташламадылар, гел килеп, хәлебезне белеп, булышып торалар. Бик матур яшибез, әлһәмдүлилләһ,- ди Розалия апа Шәйгәрданова.
Мәгъмүрә апаның үз бүлмәсе, якты, чиста, матур биредә. Олы кешенең төрле чагы була, ди Розалия апа. Авыл фельдшеры Гүзәл, гомумгамәли табиб Лейли Фуат кызы һәрвакыт сәламәтлеген кайгыртып торалар, дәвалыйлар.
89 яшьлек Зифа апа иренең апасына нык рәхмәтле. Гомер буена фермада терлекчелектә эшләгәнгә, өйләренә бик кайтып та керә алмыйлар. Мәгъмүрә апа балаларга да, йорт-җиргә дә күз-колак була.
Балаларым кайтып, хәлемне белеп торалар. Өйгә килеп кергәч, иң беренче апага эндәшәләр. Үзем шулай өйрәттем. Озак яшәүнең сере- сабырлыкта! Балаларым, кияүләрем, киленемә зур рәхмәт. Алга таба да оныкларым белән тәүфикъле булып яшәсеннәр.– ди Зифа апа.
Авылдаш йөзьяшәрләрен котларга Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова, инвалидлар оешмасы җитәкчсе Марсель Харисов, Мәгъмүрә апа белән Зифа апаны Иске Солтанголда тәрбияләгән Хәния Лотфуллина да килгән иде. Алар бу хатын-кызларның үзара дус-тату, аңлашып яшәүләрен әйттеләр, балаларын үзләре кебек игелекле итеп тәрбияләгәннәр.
Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/vakyiga/raiondasybyz-magiemura-amiranovaga-ioz-ias
Райондашыбыз Мәгъмүрә Әмирҗановага йөз яшь!Ләйсән ГАЗИЗОВА,15 август 2025 - 11:09285
0
0Бүген райондашыбыз Мәгъмүрә Әмирҗанова йөз яшьлек юбилеен каршылады. Хөрмәтле йөзьяшәребезне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлап ил башлыкларының тәбрикнамәләрен тапшырды.
Ленар Зарипов Мәгъмүрә апага изге теләкләрен җиткерде. Авыр Бөек Ватан сугышы елларында куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Өлкән яшьтәге райондашларыбызны бик яхшылап караган, тәрбияләгән балаларына, кызларына, улына, кияүләре һәм килененә, оныкларына рәхмәт белдерде.
Әмирҗанова Мәгъмүрә Амирҗан кызы 1925 елның 15 августында Актаныш районы Иске Солтангол авылында туа. Богады мәктәбендә 7 классны тәмамлый.Мәгъмүрә апаның яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. 16 яшьлек кыз авылдашлары белән хуҗалык эшенә җигелә. Бар эштә дә тырышып хезмәт куя, Җиңү көнен якынайту өчен армый-талмый төрле эштә эшли. Язгы чәчү вакытын көтеп алалар. Мәгъмүрә тракторчы янында симәнә (орлык) салып торучы була. Колхозның һәм шәхси хуҗалыктагы савым сыерларыннан сөт җыя, аны ат белән Актанышка илтә. Сөт җыюда 14 ел эшли. Сугыш чорында торф чыгарырга да күптапкырлар барырга туры килә.Ә 1966 елдан 1987 елга кадәр Иске Солтангол авыл кибетендә (РайПО) сатучы булып эшли. Хезмәт кенәгәсендә 46 ел эш стажы исәпләнә. Бик күп медальләр, мактау кегазьләре белән бүләкләнә. Тыл һәм Хезмәт ветераны бүген Актаныш авылында энесе Нургалимның кызы Розалия тәрбиясендә яши.
Мәгъмүрә апа яшьлеген сугыш урлаган буын вәкиле. Аңа насыйп тиң ярлар Бөек Ватан сугышы кырларында ятып кала. Ул бөтен гомере буе энесе Нургалим белән килене Зифа Фәрраховлар белән гомер итә.
Авылдаш йөзьяшәрләрен котларга Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова, инвалидлар оешмасы җитәкчсе Марсель Харисов, Мәгъмүрә апа белән Зифа апаны Иске Солтанголда тәрбияләгән Хәния Лотфуллина да килгән иде. Алар бу хатын-кызларның үзара дус-тату, аңлашып яшәүләрен әйттеләр, балаларын үзләре кебек игелекле итеп тәрбияләгәннәр.
Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/vakyiga/raiondasybyz-magiemura-amiranovaga-ioz-ias
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз