news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы башлыгы яшьләргә паспорт тапшыру чарасында катнашты

Актаныш районы башлыгы яшьләргә паспорт тапшыру чарасында катнашты
Фото: Ләйсән Газизова

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә яшьләргә паспортлар тапшырдылар. Бу хакта «Актаныш» сайтында Руслан Усманов яза.

Һәркем өчен дулкынландыргыч, онытылмас мизгелдер ул. Тантаналы чара Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары белән башланып китте. Яшьләрне район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде.

«Сез илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Туган илебезне, кече Ватаныгызны яратыгыз, аның чын патриотлары булыгыз. Әти-әниләрегезне хөрмәт итегез, дусларыгыз күп булсын. Мәктәпләрне уңышлы тәмамлап, һөнәр алып илебез, республикабыз, Туган җиребез өчен кирәкле һәм лаеклы шәхесләр булып үсегез», – дип тәбрикләү сүзләрен җиткерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot