news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы башлыгы хәрбиләрнең әти-әниләре, хатыннары белән очрашты

Актаныш районы башлыгы хәрбиләрнең әти-әниләре, хатыннары белән очрашты
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

​Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның саны артканнан-арта бара. Авылда калган әти-әниләре, хатыннары, балалары гаилә терәкләреннән башка ничек яши, аларны нинди сораулар борчый. Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә район башлыгы Ленар Зарипов белән бер төркем җитәкчеләр әлеге мәсьәләләрне өйрәнде. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Ленар Зарипов махсус хәрби операциядәгеләр белән элемтәләрне югалтмыйча, алга таба да аларга гуманитар ярдәм оештырылачагын әйтте.

Очрашуга кайнар ноктадан икенче тапкыр ялга кайткан Илнар Гикрамин да килгән иде. Ул барлык ярдәм итүчеләргә, гуманитар ярдәм оештыручыларга барлык хәрбиләрр исеменнән зур рәхмәтен белдерде.

Алдан ук хәбәр ителсә дә, әлеге мөһим очрашуга килүчеләр саны әллә ни күп дип әйтеп булмый. «Без-бергә!» волонтерлар төркеме җитәкчесе Гөлинә Иделбаева кайбер гаиләләрнең үзләре белән бөтенләй элемтәгә кермәүләренә борчылып алар белән бәлки психологларга эшләргә кирәктер, дигән тәкъдимен җиткерде.

Сораулар әңгәмә барышында бер-бер артлы яңгырап кына торды. Улларын сугышка озаткан өлкән яшьтәге абый-апалар да, ирләрен өзелеп сагынучы ханымнар да игътибар белән тыңлаучыларны күреп күңелләрен борчыган сорауларын бирде.

Кемгәдер утын кирәк, кемнеңдер ире контракт төзеп махсус хәрби операциягә китсә дә балалар бакчасына түләүдән азат ителмәгән, ә кайсыбер авылларда иң күп егет мобилизацияләнеп тә әти-әниләренең хәлен белүче юк, яисә урамы һаман да пычрак, баткак. Ә кемнеңдер мал асрый торган лапасы җиргә таба авыша башлаган...

Сорауларның берсе дә җавапсыз калмады. Җитәкчеләр мөрәҗәгатьләрнең барысын да язып алды, якын арада хәл итәргә вәгъдә бирделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100