Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы башлыгы ветераннарны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән тәбрикли. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Быелгы Җиңү бәйрәме аеруча да истәлекле - фашист илбасарларын тар-мар итүгә 80 ел. Әлеге түгәрәк юбилей датасын Актаныш районының өч Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау каршылый.
Югары Яхшый авылында яшәүче Тәфкил Вәлиев, Күҗәкәдә гомер итүче йөзьяшәр Нурфика Абдуллина һәм Татар Суыксуының аксакалы Вазыйх Шакировны якынлашып килүче тантаналы 9 май бәйрәме белән район башлыгы Ленар Зарипов котларга барды.
Һәр җирлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары зур хөрмәттә - инде гасыр яшьтәшләре булуларына кармастан, үзләре, көләч йөзле, камил акыллы, ил-көндәге яңалыклардан хәбәрдар, кунаклар белән бик теләп аралаштылар.
Аеруча район башлыгының изге теләкләре, якын итеп, үз күреп сөйләшүе ветераннарның күңелләрен күтәреп җибәрде, шаян сүзләрдән рәхәтләнеп көлеп тә алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз