news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы башлыгы ветераннарга бүләкләр тапшырды

Өлкәннәр көне уңаеннан Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Бөек Ватан сугышы елларында илебез тынычлыгы өчен көрәшкән мөхтәрәм ветераннарны тәбрикләде. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Фото: © https://aktanysh-rt.ru

Ул Нурфика апаны, Тәфкил һәм Шаһтимер абыйны, тылда сугышның бар ачысын татыган, Җиңү өчен үз хәләл көчен керткән йөзяшәр Рәхилә һәм Рәмилә апаларны бәйрәм белән котлады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм үзенең бүләкләрен тапшырды.

Фото: © https://aktanysh-rt.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot