news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы башлыгы тыл ветераннарына «Бөек Җиңүгә 80 ел» медален тапшырды

Актаныш районы башлыгы тыл ветераннарына «Бөек Җиңүгә 80 ел» медален тапшырды
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов мәдәният хезмәткәрләре белән Актаныш авылында яшәүче Миңсылу Яинова, Нәкыя Гыйбадуллина, Рәшидә Рәхмәтуллинага «Бөек Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Миңсылу апа тумышы белән Актаныш авылы кызы. «Астагы Актанышта Бөек Ватан сугышы башланган чорда 200 кеше яши иде, апам Кафия бу вакытта Ленинградта иде, ул коточкыч блокада елларын шунда кичерде, эшләгәннәре өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек булды, дип үзенең хатирәләре белән уртаклашты ул.

Ленар Зарипов Миңсылу апаны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.

«Бөек Җиңүгә 80 ел» юбилей медале белән бүләкләнүегез уңаеннан сезне чын күңелдән котлыйм. Әлеге медаль Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, сезнең кебек тыл хезмәтчәннәренең, концлагерьларда булган, блокадалар кичергән ата-бабаларыбызның батырлыгын бәяләүче олы бүләк бу. Хәзерге көндә яшь егетләр ата-бабаларыбызның антына тугры калып, Ватаныбызның киләчәге өчен көрәшә. Сезнең патриотлык, туган илне ярату тойгылары яшь буынга үрнәк. Алга таба да сау-сәламәт булып, егетләрнең җиңеп кайтканнарын күрергә язсын!» - диде район башлыгы.

Күптән түгел 100 яшьлек юбилеен каршылаган Нәкыя Гыйбадуллинаның да Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл тормышы бүгенгедәй хәтерендә. Иске Сәфәрдән Волгоград якларына авылдашлары белән чыгып киткән кызның якты өметләрен сугыш чәлпәрәмә китерә. Ул мең бәлаләр белән туган авылына кайтып җитә.

Зирәк кызны мәктәпкә табельче итеп куялар. «Иң авыры ашарына да булмаган халыктан заем җыю булды», дип катлаулы чорларны искә ала Нәкыя апа.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100