news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы башлыгы рус һәм әрмән берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты

Актаныш районы башлыгы рус һәм әрмән берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты
Фото: https://aktanysh.tatarstan.ru/tat/

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җирлектә яшәүче иң күпсанлы рус һәм әрмән берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты. Сөйләшүдә шулай ук аның урынбасары Илшат Габделхәев һәм вакытлыча башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Раниза Шакирова катнашты. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гомумән алганда Актаныш районы 11 милләт вәкилләре өчен уртак йорт булып тора.

«Бездә барлык милләт вәкилләре: татарлар, руслар, марилар, әрмәннәр, үзбәкләр күп гасырлар дуслыкта һәм татулыкта яшиләр, бер-берсенә хөрмәт һәм үзара аңлашу белән карыйлар. һәр халыкның үз теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар. Аларны саклау – төп бурычларның берсе. Бер-беребезгә хөрмәт белән карап, бүгенге авыр вазгыятьтә бердәм булып яшәргә кирәк» - диде Ленар Зарипов.

Шулай ук ул төрле бәйрәмнәрдә актив катнашып, милли бизәкләр, мәдәни мирас белән уртаклашып яшәү кирәклеген искәртте.

Актаныш муниципаль районының Рус милли-мәдәни берләшмәсе Чаллы шәһәре берләшмәләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. 2021 елның җәендә алар райондагы бердәнбер рус авылы Михайловка авылы бәйрәмендә катнашты. «Белые лебедушки» рус халык ансамбле узган ел Лаеш районы Никольское авылында узган «Каровон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100