news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы башлыгы махсус хәрби операциядән яраланып кайтучыларның хәлен белде

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова махсус хәрби операциядән яраланып кайтучылар янында булды. Алар хәрбиләрнең хәлен белде һәм Ватанны саклаучылар бәйрәме белән тәбрикләде. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә 15 егет гаилә, якыннарының җылысын тоеп, Туган якларда дәва ала. Көн дәвамында район башлыгының урынбасарлары һәрберсенә барып хәл белеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot