Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы башлыгы махсус хәрби операциядән ялга кайткан эшмәкәрне хөрмәтләде
Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәге каршындагы мәйданда Эшмәкәрләр ярминкәсендә районның төрле авыл җирлекләреннән килүчеләр, кайткан кунаклар үзебездә җитештерелгән товарлар, эшләнмәләр белән таныша алды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
«Районның социаль тотрыклылыгын тәэмин итүдә безнең эшмәкәрләр саллы өлеш кертә. Сез халыкка яңа эш урыннары барлыкка китерәсез. Яңа төр продукция, яңа төр хезмәт күрсәтүләр уйлап табасыз, сыйфатлы итеп халыкка тәкъдим итәсез. 1400 үзмәшгуль, 700 эшмәкәр эшли. Мобилизациядәге райондашларга да зур ярдәм күрсәттегез. Сезгә барысы өчен дә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм, – диде район башлыгы Ленар Зарипов.
Районның күренекле эшмәкәрләре, озак еллар район икътисадын үстерүгә керткән хезмәте өчен Гүзәл Вәлиева, Искәндәр Галиев Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ленар Зарипов район эшмәкәрләренә күрсәткән юридик консультацияләре өчен Актаныштан Ватаныбызны саклап Украинада барган махсус операциядәге эшмәкәр Рөстәм Вәлиевка да үзенең Рәхмәт хаты белән хөрмәтләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз