news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы башлыгы махсус хәрби операция волонтерларын котлады

Актаныш районы башлыгы махсус хәрби операция волонтерларын котлады
Фотоны Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Актаныш районында Иреклеләр һәм волонтерлар көнен билгеләп үттеләр. Бүген Актанышта «Без бергә» коммерцияле булмаган фонды эгидасында эшләүче активистларның бәйрәм очрашуы булды. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашучыларны котлады һәм аларга фидакарь хезмәтләре, мохтаҗларга игътибарлы булулары һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Без бергә» коммерцияле булмаган фонды авыл халкы белән актив хезмәттәшлек итә һәм даими рәвештә хәйрия инициативалары үткәрә. Төп юнәлешләрнең берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү. Актаныш районы авылларында яшәүчеләр җылы киемнәр бәйли, маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый, озак саклана торган продуктлар һәм күчтәнәчләр җыя.

Фотоны Ләйсән Газизова тәкъдим итте

«Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, бердәм була һәм ярдәм итә белүегез – чын кешелек үрнәге. Сез эшләгән яхшылык, һичшиксез, үзегезгә йөзләтә әйләнеп кайтачак. Игелеклелегегез һәм битараф булмавыгыз өчен рәхмәт сезгә», – диде Ленар Зарипов үз чыгышында.

Фонд директоры Лилия Гикрамина Актаныш, Иске Кормаш, Зөбәер, Киров, Иске Байсар, Уразай, Кәзкәй, Аеш һәм башка авыллардагы волонтерларга мактау грамоталары тапшырды. Ул фондның инициативаларына ярдәм иткән һәм игелекле эшләрдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.

Фотоны Ләйсән Газизова тәкъдим итте

news_right_1
news_right_2
news_bot