Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы башлыгы махсус операциядәге хәрбинең яңа туган кызына таныклык тапшырды

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус операциядәге хәрбинең яңа туган кызына туу турындагы таныклык тапшырды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Район башлыгы махсус хәрби операциядәге Илназның хатыны Инзиләне нәни кызлары туу уңаеннан ихластан тәбрикләде. Гаилә башлыгының туган ягына исән-сау, хатыны, кечкенә кызлары янына кайтуын, киләчәктә парлы, тигез тормышта, тагы да бәбиләр алып кайтып бәхетле яшәүләрен теләде.
Хәзер Илназ әлеге мизгелләрдә ерак Сахалин якларында, госпитальдә дәвалана. Шушы көннәрдә район ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева Илназ белән элемтәгә керә, егет телефон аша үзенең гаиләсенә карата күрсәтелгән игътибарга һәм хөрмәткә бик күңеле булып, олы рәхмәт хисләрен белдергән.
Шәрафуллиннарның әти-әниләре дә әлеге тантанада катнашып район башлыгы Ленар Зариповка, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиевага рәхмәтләрен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз