news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов: KazanForum зур әһәмияткә ия

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов: KazanForum зур әһәмияткә ия
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумында Татарстанның төрле районнарыннан, муниципалитетларыннан делегатлар катнашты.

«Әлеге форум республика, бөтен районнар өчен дә зур әһәмияткә ия. Форум нәтиҗәсе буларак, төрле контрактлар төзеп була. Хәзерге киеренке чорда, монда безнең бик күп дус илләр катнашуын да билгеләр идем. Алдагы көннәрдә дә конфессияара дуслык, бердәмлек булып, тату итеп яшәргә язсын», — диде Ленар Зарипов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул шулай ук форум кысаларын узган «Russia Halal Expo 2024» күргәзмәсе хакында фикерен белдерде. «Бик матур итеп, берсеннән-берсе уздырып ясалган күргәзмәләрне күрдек. Һәр катнашучы дәүләт, оешма үзенең үзенчәлеген, тарихын чагылдырып эшләгән», — дип сөйләде ул.

Ленар Зарипов әлеге чараларда Актаныш районының дин әһелләре катнашуын да әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100