news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы башлыгы Кубогына узган шахмат ярышларында җиңүчеләр билгеле

7,8 май көннәрендә Актанышта районы башлыгы Кубогына төбәкара шахмат турниры узды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Татарстан районнарыннан, Башкортстанның Дүртөйле районыннан килгән йөздән артык шахматчы бер-берсен зирәклектә, акыл киеренкелегендә сынады. Нәтиҗәдә 30 команда арасында Актаныш районы шахматчылары призлы урыннарга лаек булды. Тиз шахматта II, ә блиц- уенда III урынны яуладылар.

Җиңүчеләрне район башлыгы Ленар Зарипов, шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов җиңүчеләрне котлады, мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырдылар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot