Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы башлыгы кубогын отучы мәктәпләр билгеле
Бүген районыбызның спорт дөньясында бик истәлекле көн - Актаныш районы башлыгы призына көрәш ярышлары узды. 2025 елда Актаныш районы башлыгы кубогын 1нче мәктәп һәм Татар Ямалысы мәктәбе отты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында 1 урынны Актанышның 1 нче мәктәбе, 2 урынны Пучы, 3 урынны Кадет интернат мәктәбе алды.
Төп белем бирү мәктәпләре арасында 1 урынны Татар Ямалысы мәктәбе, 2 урынны Татар Суыксуы мәктәбе, 3 урынны Яңа Әлем һәм Богады мәктәпләре яулады.
Җиңүчеләрне Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бүләкләде. Аерым үлчәү авырлыгындагы җиңүчеләр дә акчалата бүләк алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз