Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы башлыгы: Кишердән дә баллы ризык күрмәгән балалар барлыгын онытмыйк

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов дүшәмбе киңәшмәсендә райондашларыбызны «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясендә катнашырга өндәде. Бу хакта район хакимиятенең матбугат үзәге хәбәр итә, дип яза Ләйсән Газизова.
Актаныш районында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» хәйрия акциясе старт алды. Аның төп максаты - яңа уку елы алдыннан авыр хәлдә калган гаиләләргә, балаларга ярдәм итү.
«Районда ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр, укучылар да булуы беркемгә дә сер түгел. Кишердән дә баллы ризык күрмәгән, төсле рәсемле китаплар укырга хыялланган балалар барлыгын онытмыйк. Кулыбыздан килгән кадәр яңа уку елы алдыннан «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясендә катнашыйк», - дигән иде район Советы сессиясендә дә Ленар Зарипов.
Сер түгел, бүгенге баланы мәктәпкә җыендыру саллы гына финанслар таләп итә. Районда 2024-2025 уку елына 1 сыйныфка 205 бала барачак. 2-11 сыйныфларда укучы 2736 баланың 72 се ярдәмгә мохтаҗ.
Бүген эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Ленар Зарипов «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» хәйрия акциясендә катнашып аларга ярдәм итү кирәклеген искәртте. Монда һәркем булдыра алганча ярдәм кулы суза ала.
Ярдәм «Игелек үзәге»нең 9нчы бүлмәсендә кабул ителә (Актаныш авылы, Юбилей ур., 45 йорт). Белешмәләр өчен телефон: 3-02-80, 3-14-11, 3-11-46.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз