Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы башлыгы кадет мәктәбе укучыларының тантаналы ант бирү чарасында булды
Актанышның «Иман» спорт комплексында Герой Советлар Союзы Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәбе-интернаты тәрбияләнүчеләре тантаналы ант бирде. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Бу көнне 36 егет һәм кыз Ватанга тугры булырга, яхшы укырга, кадет исемен намус белән йөртергә ант итте.
Тантанада Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Ул яшь кадетларга мөрәҗәгать итеп, аларга ныклык, сабырлык һәм сайлаган юлларына тугрылык теләде.
Кадет мәктәбенең укытучыларына һәм тәрбиячеләренә хөрмәт грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз