Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы башлыгы ике хатын-кызга «Ана даны» медален тапшырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Актаныш районының Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Әниләр көне уңаеннан бәйрәм узды. Анда Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Күҗәкә авылыннан биш бала анасы Илсөяр Фазлыкаева белән Яңа Балтач авылыннан шулай ук биш бала анасы Гөлфия Бакировага «Ана даны» медален тапшырды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
«Зал тутырып килгән хатын-кызларыбыз - барысы да әниләр, йөрәк-бәгырьләреннән өзелеп төшкән балаларын халкыбызның барлык игелекле сыйфатлары үрнәгендә тәрбияли. Илебезнең, җәмгыятебезнең киләчәген барлыкка китерүче затларны гаиләләрендә, бер үк вакытта яраткан хезмәтләрендә дә хөрмәтлиләр», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз