news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы башлыгы «Бүләк» лагерының балаларны кабул итәргә әзерлеген тикшерде

Актаныш районы башлыгы «Бүләк» лагерының балаларны кабул итәргә әзерлеген тикшерде
"Актаныш"

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге комиссия «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагерының балаларны кабул итүгә әзерлеген тикшерде. Лагерь, нигездә балаларны кабул итәргә әзер, эксперт-җитәкчеләр әйтүенә караганда, куркынычсызлык, санитар-эпидемиологик таләпләрнең барысы да үтәлгән. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Лагерь җитәкчесе Резеда Шәехова балалар белән эшләячәк хезмәткәрләр коллективының туплануын, аларның медицина тикшеренүеннән соң гына эшкә кабул ителүен әйтте. Шунысын билгеләп узу кирәк, әйдаманнар Арча педагогия көллияте студентлары булачак.

Балалар яшәячәк аерым агач йортлар, 2 катлы корпуста чисталык, тәртип хөкем сөрә. Боларның барысын да Ленар Зарипов үзе карап-тикшереп чыкты. Соңыннан лагерь җитәкчеләренә киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

»Беренче чиратта, балалар иминлеге. Лагерь территориясенә чит кешеләр, чит транспорт керергә тиеш түгел. Балаларның туклануы тиешенчә оештырылсын. Ял вакыты да күңелле, мавыктыргыч булып балаларның исендә калсын», - диде ул.

«Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагерының эш тәртибе башка еллардан үзгә - 1 һәм 2 сменаларда Россия төбәкләреннән килүчеләр ял итәчәк. Курган өлкәсенең янгында юкка чыга язган Эчкен (Йолдыз) авылындагы милләттәшләребезгә, Саратов, Мәскәү, Башкортстан Республикасы, барысы 7 төбәктән 125 балага квота бирелгән.

Актаныш районы малайлары һәм кызлары исә 3, 4 нче сменаларда ял итәчәк. Резеда Шәехова лагерьга бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балалары кабул ителүен әйтте.

Лагерь территориясен тәүлек әйләнәсе видеокүзәтү яздырып бара, сак хезмәте эшли. Янгын куркынычсызлыгы, башка иминлек чаралары буенча тикшерүләр даими уздырылып торачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100