news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котлады

Актаныш районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котлады
Фото: http://aktanysh-rt.ru

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Күҗәкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллинаны 100 яшьлек юбилее белән котлады. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Нурфика Абдулла кызы районның сугыш дәһшәтләрен кичергән бүгенгә бик аз санда исән-сау калган ветераннарның берсе. Шәфкать туташы сыйфатында ул госпитальләрдә бик күп яралы солдатларны савыктырып, батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән. Сугыштан соң бөтен гомерен Күҗәкә авыл җирлеге кешеләрен дәвалауга багышлый.

Тантаналы вакыйга уңаеннан Әлфия Когогина юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын тапшырды. Ленар Зарипов Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, Татар Суыксуы табиблык амбулаториясе мөдире Наилә Әминова да өлкән коллегаларын бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Бүген Нурфика Абдуллина йорты гөрләп тора, юбилей уңаеннан биредә гаиләнең дүрт буыны бергә җыелды. Балалары, оныклары Һәм оныкчыклары әниләрен, әбиләрен һәм карт әбиләрен бик яраталар, аның бай, матур, абруйлы тормыш юлы һәм туган як үсешенә керткән өлеше белән горурланалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100