Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы башлыгы бильярд ярышында II урын алды
Бу көннәрдә Татарстан муниципаль хезмәткәрләре арасында төрле спорт төрләре буенча бәйгеләрне берләштергән спартакиада дәвам итә. Саба районында республика районнары башлыклары арасында оештырылган бильярд ярышында Ленар Зарипов II урын алды.
Гомуми очколар саны буенча Актаныш командасы I урында бара. Кичә генә район командасына саллы гына баллны район башлыгы Ленар Зариповның уңышы китерде. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.
«Җитәкчебезне ихластан котлыйбыз, Актаныш командасының бу биеклекне спартакиада ахырына кадәр саклап, чемпион калуын телибез», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз