Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы башлыгы Берлинны алганда һәлак булган бабасы турында сөйләде

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов «Минем Герой – минем гаилә» акциясе кысаларында 4 ел буена фашист илбасарларына каршы көрәшкән, Җиңүгә ирештек дигәндә генә Берлинны алганда батырларча һәлак булган бабасы Нәҗип Зарипов турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Бу хакта «Актаныш-информ» сайтында хәбәр ителә.
«Минем бабам, Бөек Ватан сугышы ветераны Зарипов Нәҗип Зариф улы элеккеге Калинин районы (хәзерге Актаныш) Табанлыкүл авылында дөньяга килә.
Бәләкәй чагы ачлык, ялангачлык кебек авырлыклар белән үтсә, аның үсмерлек чоры илебезнең болганган вакытына туры килә. 1929 елда илдә күмәкләштерү башлана. Яңа төзелгән «Кызыл юл» колхозы төрле каршылыклар аркасында таралып кабат оештырыла. Шушы киеренке елларда бабам Нәҗипне авыл Советы рәисе итеп сайлап куялар.
1930 елда бабам күрше авыл кызы Шәргыя белән өйләнешеп яши башлый. Бу вакытта аңа 27 яшь була. Барын-югын бер итеп, матур гына гомер кичергәндә Бөек Ватан сугышы сугышы башлана.
100 генә йортлык Табанлыкүл авылыннан сугышка 67 ир-егетне алалар. 1941 елның 1 сентябрендә бабам да берсеннән-берсе кечкенә биш кызын, бер улын (минем әтием-Рафак Зарипов) калдырып, яу кырына китә.
Аяусыз сугышта Ленинград яны, 401нче укчы полкта дошманнарга каршы сугышып, Берлинга кадәр барып җитә ул. Ләкин ни кызганыч, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калганда, 1945 елның 21 апрелендә, Берлинны алган вакытта, бабам Нәҗип батырларча һәлак була.
Бабамның үле хәбәрен раслап, Җиңү көне якынайганын тоеп-аңлап, шуңа алты баласы белән сөенешеп көтеп торган Шәргыя әбиемә кара пичәтле кәгазь генә килә.
1418 көнгә сузылган, 27 миллионга якын гомерне үзенә алган бу сугыш турында безнең онытырга хакыбыз юк.
Безнең бурыч- каһарманнарыбыз мирас итеп калдырган матур тормышның кадерен белү, батырларның сугышчан юлларын өйрәнеп, буыннан-буынга җиткерү», – дип сөйләде ул.
Татарстанда Җиңү көненә багышланган онлайн-флешмоб башланды. Республика халкы социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Аннан соң бу язмалар массакүләм мәгълүмат чараларындагы сюжетларда һәм яңалыкларда чыга, дип хәбәр итә оештыручылар.
Акция «Минем Герой — минем гаиләм» дип атала һәм «Үлемсез полк»ка өстәмә була. Узган ел ул беренче тапкыр үткәрелде һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә 700дән артык кеше үз язмасын тәкъдим итте.
Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына (хәрбиләргә, тыл хезмәтчәннәренә) багышланган постлар чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #МойГеройМояСемья хештегы булуы шарт.

Фото: © https://aktanysh-rt.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз