Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш районы башлыгы «Агыйдел» концертында: Россия иле солдаты һәр чорда җиңүче булачак
Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда яңа концерт программасын тәкъдим итте. Концерт Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтте. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та тамаша барышында чыгыш ясады һәм иҗат коллективына рәхмәтләрен ирештереп бер өем чәк-чәк бүләк итте.
«Үзенең авырлык-кыенлыклары һәм шатлыклы вакыйгалары белән 2025нче елыбыз да китеп бара. Быелгы ел Ватанны саклаучыларга, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган булуы белән хәтердә калыр. Ватанпәрвәрлек елы үтсә, хәтер һәм истәлекләр күңелләребездән мәңге җуелмаячак. Нинди генә сугыш булмасын, Бөек Ватан, Әфган яки Чечен сугышларымы, хәзерге көндә барган махсус хәрби операцияме – Россия иле солдаты һәр чорда, һәр дәвердә җиңүче булачак. Туган җиргә җиңү белән кайтачак. Без алар алдында баш иябез. Буыннан-буынга, оныклардан-оныкларга алар турында данны күчерергә, сөйләргә һәм күрсәтергә тиешбез», – дип белдерде ул.
Муниципалитет җитәкчесе шулай ук киләсе ел – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы нигезендә «Сугыш һәм хезмәт даны елы» булачагын да билгеләде.
«Бөтен катлаулы хәл-вакыйгалар бетеп, алдагы ел – тынычлык һәм Җиңү белән истә калсын. Гореф-гадәтләребез саклап, халкыбызның асыл ул-кызларын данлап тормыш итик. Йөрәкләрегез саф булсын, игелекле булып яшик. Якынлашып килгән Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрик итәм», – дип йомгаклады ул сүзен.
-
Ансамбльнең йөзе-традицион халык биюләренең, бәйрәм композицияләренең төрледән-төрле репертуары, татар халык җырларының искиткеч башкарылуы һәм кыю эшкәртүе. Болар барысы да, шул исәптән, матур костюмнар, жанр рәсемнәре коллективның визит карточкасы булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз