news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын Илфак Бариев башкарачак

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын Илфак Бариев башкарачак
Фото: Руслан Усманов

Бүген Актанышта муниципаль район Советы депутатлары чираттагы утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Илфак Бариевны билгеләде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

Актаныш муниципаль район Советы депутатлары сессиянең беренче көн тәртибе буенча Рөстәм Ильясовның үз теләге Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларыннан китәргә теләк белдереп язган гаризасын карады. Депутатлар бертавыштан әлеге гаризаны канәгатьләндерде.

Бүген, 22 гыйнвардан Актаныш район башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын вакытлыча Илфак Бариев башкарачак.

Шулай ук сессиядә Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде. Конкурсны уздыруның билгеле бер критерийлары һәм сроклары бар, бу әлеге вазифага компетентлы белгечләрне җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot