news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы аграрийлары язгы кыр эшләренә әзер

Актаныш районы аграрийлары язгы кыр эшләренә әзер
Фото: Ләйсән Газизова

Актаныш районы «Әнәк» агрофирмасы базасында район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге уңаеннан семинар-киңәшмә узды. Семинар ике өлешне берләштерде. Беренчесендә киңәшмәдә катнашучылар «Әнәк» машина-техника паркында язгы кыр эшләрен башкарачак техникалар торышы белән танышты. Икенче өлештә агрофирманың «Айман» бүлекчәсендәге элеваторга җыелып, агрономия юнәлешендә яңалыкларны белде, узган елгы эшчәнлек аша алга планнар билгеләнде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Семинарның механизация этабы буенча төп чыгышны Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев әзерләгән иде. Ул агрофирманың техника паркындагы машиналар, тракторлар, тагылма кораллар белән таныштырды, үзенчәлекләрен аңлатты. Язгы чәчүдә агрегатларны максималь дәрәҗәдә куллануның эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Кыр эшләре вакытында куркынычсызлык таләпләре, терлек азыгы әзерләү техникасы торышы буенча «Россельхознадзор»ның Актаныш районы буенча җитәкчесе Илдус Хәкимов аңлатма бирде.

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җир эшләре буенча консультанты Рушан Мөхәммәдиев 2024 елгы кыр эшләренә анализ ясады, җибәрелгән хаталарны төзәтү юлларын күрсәтте.

Нәфис Әзһәм улы 2025 елга максатлар билгеләп, язгы кыр эшләрен башкару, ашлама туплау буенча фикерләрен җиткерде.

Семинарның икенче өлеше Айман бүлекчәсендәге элеваторда узды. Биредә игенчелек юнәлешендә еллык эшчәнлеккә анализ ясалды. «Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең» Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Әфка Сәрвәров уҗымнар, үсемлекләрне саклау, чәчүлек орлыкларның торышын анализлады.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бүгенге семинарның республика югарылыгында әзерләнүен билгеләп үтте.

Авыл хуҗалыгының бөтен юнәлеше буенча гыйльми укуга тиң семинарда бушлай белем бирелә, икътисади, агрономия, инженерлык, эш оештыру буенча практик тәҗрибәләр күрсәтелә. Шулай ук район башлыгы кыр эшләре барышында хезмәтчәннәрнең иминлеген, сәламәтлеген саклауны, иминлеген тәэмин итүне беренче урынга куеп эшләргә чакырды.

район башлыгы күргәзмә әсбапларның электрон форматта хуҗалыкларга, белгечләргә һәм җитәкчеләргә таратылуын да уңай бәяләде, барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә язгы кыр эшләрендә уңышлар теләде.

Фото: Ләйсән Газизова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100