news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш район башлыгы Кисловодскида җиңел атлетика ярышында җиңүче райондашларын котлады

Актаныш район башлыгы Кисловодскида җиңел атлетика ярышында җиңүче райондашларын котлады
Фото: https://aktanysh-rt.ru/

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Кисловодск шәһәрендә узган Россиякүләм ярышларда Татарстан данын яклап бронза медаленә ия булган яшь спортчы Ринат Гайнановны җиңү белән котлады. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Бу көннәрдә Кисловодск шәһәрендә спортчылар өчен җиңел атлетика буенча уку-күнекмә чаралары уза. Ул Россия укучыларының XII җәйге Спартакиадасына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы беренчелегенә әзерлек буларак та үткәрелә.

Биредә Актаныштан яшь, өметле спортчы кызы Чулпан Ибраһимова да катнаша. Спортчыларның остазы район ГТО тест үзәге җитәкчесе Равил Хаҗиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot