Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Актаныш» радиосы туры эфирда эшли башлады
«Актаныш-информ» бу көннәрдә тулысынча яңарыш кичерде. Радио бүлеге туры эфирда эшли башлады. Бу яңалыкны тормышка ашыру өчен заманча аппаратура, башка мөмкинлекләребез дә бар хәзер, аларның барысы да Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «ТАТМЕДИА» АҖ җитәкчелеге ярдәме белән булдырылды.
Радиокорреспондент Фәния Рәшитова бүген көндезге тапшыруын гаилә темасына багышлаган. Туры элемтәгә чыгучы тыңлаучыларның сәламнәре дә гаилә кыйммәтләре турында булган. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.
«Әлбәттә, элемтәгә чыгучыларның һәрберсе безне шушы яңалык уңаеннан котлады, эшебездә уңышлар теләде. Моннан 10 ел элек Актаныш радиосында туры эфирлар тукталып калган иде. Бүген мин үземне яшьлегемә кайткан кебек хис иттем. Бернинди каушап калу да булмады. Тыңлаучылар белән рәхәтләнеп аралаштым. Безне Актанышта гына түгел, күрше Башкортстанда яратып тыңлыйлар. Бүген күп сәламнәр Яркәй, Илеш якларыннан килде»,- дип тәэсирләре белән уртаклашты ул.
«Актаныш» радиосы хезмәткәрләренә уңышлар телибез, тыңлаучылар белән турыдан-туры аралашуга корылган тапшыруларның алда тагы да артуын көтеп калабыз, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз