Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш муниципаль районында «Яшь гаилә мәктәбе» дәресләре булды
Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә «Яшь гаилә мәктәбе» дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары Богады, Әлем, Уразай, Такталачык мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән танышты.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Мөхәмәдиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр, ЗАГС эшендә булган яңалыклар турында сөйләде. Акт язулары саклана торган архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде.
Укучылар өчен «Ничек бәхетле гаилә корырга?» дигән темага багышланган түгәрәк өстәл дә булды.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе укучыларга изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз