news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш муниципаль районында «Яшь гаилә мәктәбе» дәресләре үткәрелде

Актаныш муниципаль районында «Яшь гаилә мәктәбе» дәресләре үткәрелде
Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге

Әниләр көне уңаеннан, Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә «Яшь гаилә мәктәбе» дәресләре үкәрелде. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге хәбәр итә.

Очрашуның кунаклары – Актанышның 1нче мәктәбенең 9 сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән танышты. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Мөхәммәдиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр, ЗАГС эшендә булган яңалыклар турында сөйләде.  Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген дә аңлатты ул.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Укучылар «Ничек бәхетле гаилә корырга?» дигән темага багышланган түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алды. Анда психолог Ф.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Мортазин катнашты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100