news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк ителде

Актаныш мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк ителде
"Актаныш-информ"

"Россия Федерациясендә цифрлы экономика" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының барлык мәгариф оешмалары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды.

Әлеге программа буенча интернет һәм төрле мәгълүмат системаларына куркынычсыз керү өчен "Санлы мәктәп" федераль стандарты кертелде. 2022 елда да "Санлы мәгариф мохиты" федераль проекты нигезендә районның мәгариф оешмаларын заманча компьютерлар белән тәэмин ителә. Беренче бүләкләрне район укытучылары сөенеп каршылады. Мәктәпләргә "Ак Барс Банк" 182 ноутбук тапшырды. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Актанышның 1нче мәктәбе Чаллы шәһәренең "Кванториум" технопаркы белән берничә ел хезмәттәшлек итә. Быел сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта "Кванториум" белән элемтә булдырды. Гимназия укучылары 30 апрельдә Чаллыга барып, "Кванториум" белән танышты. Алар технопаркта роботларның ничек эшләвен күрде, дроннар очыртып карады, җирне зондлаштыру һәм нейрон челтәрләр эшчәнлеге турында  белде.

Актанышта да Квантороиум төзү алмаксат. Район җитәкчелеге һәм IT- белгечләр тарафыннан технопарк төзелешенең проекты әзерләнде. Кванториумны төзү өчен финанслау гына кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100