Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш мәктәбендә махсус хәрби операция батыры истәлегенә җиңел атлетика ярышы булды
Бүген Актанышның 1 нче мәктәбе чираттагы патриотик чара уздырды, бу юлы мәктәпнең барлык укучылары, сәламәт яшәү рәвешенә тартылып, махсус хәрби операция батыры, подполковник Руслан Ибәтуллин истәлегенә багышланган ярышларда катнашты. Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда үткәрелгән җиңел атлетика беренчелеге җәйге спорт сезонын ябу да булып тора. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Руслан Рияз улы 1981 елның 23 июлендә Актаныш авылында туа. 1996 елда 1 мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлагач, яшьтән үк хәрби булырга омтылган егет Казан Суворов училищесына укырга керә. 2019 елның июненнән ноябренә кадәр Сириядә махсус бурычын үтәүдә катнаша. 2022 елның сентябреннән Украинадагы махсус хәрби операциядә була. 2022 елның 12 ноябрендә һәлак була.
Махсус хәрби операция батыры Руслан Ибәтуллин исемен мәңгеләштереп, туган мәктәбе өченче тапкыр җиңел атлетика ярышын уздыра. Бәйгедә 1 нче сыйныфтан башлап унберенчеләргә кадәр катнаша. 1-2 сыйныфлар 30 метрга, 3-4 сыйныфлар 30 һәм 200 метрга, 5-6 сыйныфлар 200 һәм 400 метрга, 7-8 сыйныфлар 400 һәм 800 метрга, 9-11 сыйныфлар 400, 800 һәм 1500 метрга йөгерә, алар арасында шәхси һәм команда беренчелеге билгеләнә.
Руслан Ибәтуллин исемендәге спорт чарасының дәрәҗәсе елдан-ел арта. Бу юлы укучыларның тырышлыгын, физик әзерлеген махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Зәкиев, Әлфис Шәйхелмәрданов, Өмет Раджапов күзәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз