Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш мәгариф идарәсе белән Минзәлә педагогик көллияте арасында үзара килешү төзелде
Минзәлә шәһәренең Муса Җәлил исемендәге педагогика көллиятендә «Мәгариф оешмасында остазлыкның максатчан моделе: профессиональ диалог» исеме астында районара белем бирү семинар – практикумы булып узды. Семинар мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч сыйныфларда укыту, физик культура, психология, IT-технологияләр юнәлешләре буенча оештырылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Семинар педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез камилләштерү буенча системалы эш алып бару өчен шартлар тудыру, мәгариф эчтәлеген тормышка ашыруны тәэмин итүче педагогик кадрларның эш тәҗрибәсен презентацияләү формаларын киңәйтү, педагогларның инновацион эшчәнлеген башлап җибәрү максатыннан оештырыла.
Семинарда катнашучыларны яңалыклар, инновацион җиһазлар, эшлекле лаборатория белән таныштырдылар.
Семинар ахырында Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте һәм Актаныш районының 5 мәктәбе арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Катнашучыларга сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз