news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш мәдәният һәм сәнгать паркында балалар өчен күңелле квест узды

Актаныш мәдәният һәм сәнгать паркында балалар өчен күңелле квест узды
Фото: aktanysh-rt.ru

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында 24 июльдә Актаныш мәдәният һәм сәнгать паркында балалар өчен «Уеннар иленә сәяхәт» дип исемләнгән мавыктыргыч квест-программа оештырылды. Бу хакта «Актаныш таңнары» хәбәр итә.

Чара барышында балалар Габдулла Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясына чумдылар, халык уеннары белән таныштылар һәм «Габдулла» уенында катнаштылар.

Кечкенә кунаклар иҗади мастер-классларда да үзләрен сынап карадылар: йомырка бизәделәр, үз куллары белән уенчык куян ясадылар. Шулай ук алар күрше халыклар мәдәнияте белән таныштылар һәм «Алтын капкалар» исемле зур хәрәкәтчән уенда күңел ачтылар.

Көлү, иҗат һәм яңа ачышларга бай булган әлеге көн балаларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot