news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш кызы «Йолдызлык» фестиваленең зона этабында тун белән бүләкләнде

Актаныш кызы «Йолдызлык» фестиваленең зона этабында тун белән бүләкләнде
Фото: http://aktanysh-rt.ru

Актанышта Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Созвездие – Йолдызлык- 2025» эстрада сәнгатенең XXV ачык республика яшьләр фестиваленең зона этабында Актаныш кызы Рузилә Сабирова затлы тун белән бүләкләнде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Рузилә Актаныш һәм Мөслим, Әгерҗе һәм Минзәлә районының нәни йолдызлары арасында «Вокал-соло» номинациясендә 1 урынны алды.

«Афәрин, котлыйбыз! Республика этабында да матур итеп чыгыш ясарга язсын сиңа сандугачыбыз!» – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot