Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш кадетлары Ватанга тугры хезмәт итәргә ант бирде

Актанышта Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбе курсантлары тантаналы рәвештә ант кабул итте. Хәрби ант кабул итү тантанасы быел хөкүмәт программасы кысаларында капиталь төзекләндерелгән «Иман» спорт сараенда узды. Курсантларны истәлекле бәйрәм белән котларга Актаныш районы җитәкчелеге, ата-аналар килде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
Кадет мәктәбенең ант кабул итү тантанасы Россия, Татарстан һәм Җиңү байракларын алып керү һәм илебез, республикабыз Гимнын башкару белән башланды. Тантана кунакларын кадет мәктәбенең данлыклы барабанчылар ансамбле сәламләде.
Кадетлар Актаныш муниципаль районы башлыгы, Әфган сугышы ветераны Ленар Зарипов, хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча урынбасары, подполковник Нәсим Заһертдинов, Актаныш районы урманчылык участогы урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев һәм кадет мәктәбе укытучылары, тәрбиячеләре каршында ант текстын укып, Ватаныбызны сакларга, якларга, тугры булырга сүз бирде.
Кадет мәктәбе директоры Илсур Ялалов яңа гына рәсми төстә ант кабул итеп кадетлар сафына кушылган 40 курсант егет һәм кызны ихластан котлап, тагын бер кат изге сүзләрдәге үгет-нәсыйхатләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз