news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш инвалидлар оешмасы махсус хәрби операциядәгеләргә чәй һәм дарулар җибәрде

Актаныш районы җирлекләрендәге инвалидлар оешмасы җитәкчеләре махсус хәрби операциядәгеләргә чәй һәм дарулар сатып алып җибәрде. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

«Безнең Яңа Әлем авылындагы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Фасикова волонтер да булып тора. Ул махсус хәрби операциядәгеләргә нәрсә кирәк икәнен бик яхшы белә. Кемдер 1 мең, кемдер 500 сум акча бирде. Ә Иске Байсар авылының инвалидлар берлеге рәисе Рәсимә апа Хашимова 2 мең сумлык медикаментлар - йод, авыртуны баса торган һәм башка төр дарулар биреп җибәрде», - диде район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова.

«Без- бергә!» волонтерлар оешмасы җитәкчесе Гөлинә Иделбаева әлеге ярдәмгә олы рәхмәтләрен җиткерде:

«Үзләре дә мохтаҗ кешеләр хәрбиләрне игътибарсыз калдырма. Үрнәк алыйк алардан. Таш бәгырьле булмыйк! Бердәмлектә көч! - дип язды ул бу хакта Телеграм-каналдагы төркемдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100