news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш инвалидлар оешмасы махсус хәрби операциядәге якташларына гуманитар ярдәм күрсәтте

Актаныш инвалидлар оешмасы махсус хәрби операциядәге якташларына гуманитар ярдәм күрсәтте
Фото: https://aktanysh-rt.ru

Актаныш районы инвалидлар оешмасы системалы рәвештә махсус хәрби операциядәге райондашларына ярдәм итә. Авыл җирлекләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең беренчел җәмәгать оешмасын җитәкләүчеләр 12 апрельдә юлга кузгалачак гуманитар ярдәмгә дә үз өлешләрен кертте. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Физик яктан кимчелекләре булса да, аларның күбесе эшкә яраклы, кайда да булса хезмәт куялар, үзләре кебек авылдашларга тормыш авырлыклары алдында бирешмәскә өлге булып торалар.

Бүген илебездә, районыбызда яшәүчеләрнең төп максаты - махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә ярдәм итү. Без дә бу игелекле эштән читтә калмыйбыз, системалы булышабыз. Инвалидларыбыз волонтерлар белән маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый, азык-төлек алып киләләр. Бу юлы «Яшьлек» яшьләр үзәгенә медикаментлар алып килдек, – ди инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова.

Әйе, алгы сызыктагы хәрбиләргә иң кирәклесе - медицина кирәк -яраклары. Бигрәк тә көтелмәгән хәлләрдә үз-үзеңә ярдәм итүче препаратларга ихтыяҗ зур. Шуны истә тотып, Фәйрүзә Разетдинова белән Яңа Әлем башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Фасикова солдатларга иң кирәкле авыртуны баса һәм кан бозылудан саклый торган укол кайтарталар.

«Әлеге препаратны Чаллы волонтерлары аша Мәскәүдән үк заказ биреп кайтарттык, аны бездә табуы бик авыр. Тартмада 100 данә укол, бәясе 25 мең сум. Аны райондашга бүлеп җибәрәчәкбез. Хәрбиләр исән-сау туган җиребезгә үз аякларында әйләнеп кайтсын дип телибез», - ди үзе дә махсус хәрби операциядә энекәшен югалткан Яңа Әлем волонтеры Гөлчәчәк Фасикова.

Түке авылы башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкләгән Рамил Гарифуллин махсус хәрби операция ветераны, III төркем инвалид яу кырында препаратларның бик кирәк булуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100