news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Актаныш-информ» калфак чигәргә өйрәнүгә багышланган туры эфир оештырган

«Актаныш-информ» калфак чигәргә өйрәнүгә багышланган туры эфир оештырган
Юлай Низаев

Замана куйган таләп – интернет киңлекләрендәге матбугат чараларының каналларында һәм төркемнәрендәге туры эфирлар. «Актаныш-информ» чираттагы онлайн режимдагы трансляцияне «Вконтакте»дагы сәхифәсендә төбәкнең танылган калфак чигү остасы-спикер – Ландыш Мәгъданурова белән үткәрде.

Ул язылучыларны калфак тегү һәм чигү серләренә төшендерде, эш барышында күңелле генә әңгәмә корылды. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Ландыш еш кына төрле күргәзмәләр оештыра, районның мәдәни сулышында һәм балкышында лаеклы урынны били. Ул әбисе 100 ел элек сәйлән белән бәрхеттән теккән калфакны кадерләп саклый.

Эфирны сылтама аша кереп карау мөмкинлеге бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100