news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш игенчеләре уракка төште

«Актаныш» агрофирмасы игенчеләре районда беренче булып урып-җыюга кереште. Бу хакта «Актаныш-информ» сайты яза.

Үткән шимбәдә алар арпаны контроль суктырып караса, якшәмбе көнне инде тулысынча урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр.

«Быел, соңгы елларны исәпләсәк, иң авыр елларның берсе. Чөнки яздан алып, бүгенге көнгә кадәр басуларга яңгыр тамчысы да төшмәде диярлек», – диде агрофирманың баш агрономы Газинур Әхмәев.

Алар илле гектар мәйдандагы арпаны суктырып, ындыр табагына урнаштырып куйганнар. Дымлылыгы 12-13 процент булды, ди тәҗрибәле агроном.

Агрофирманың алты комбайны урып-җыйнауда катнашачак. Бу участокларга Акрос комбайннарын кертмәгәннәр.

«Саламын җыйнап аласы булгач, шуңа Акросларны басуга чыгармый тордык. Алар барысы да төзек, комбайнчылар белән комплектлаштырылган. Калган басуларга алар да чыгачак. Сугучы комбайнда эшләүчеләр Эльбрус Мөхәммәтов, Фоат Дәүләтов, Нияз Ганиев, Альберт Шәңгәрәев, егучы комбайнда эшләүчеләр Илшат Гыйзетдинов һәм Ришат Рамзановлар — барысы да тырыш һәм тәҗрибәлеләр. Икмәк ташырга да машиналар һәм шоферлар җитә», – диде Газинур Әхмәев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100