news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш гимназиясенең югары сыйныф укучыларына беренче дәресне район башлыгы укытты

Актаныш гимназиясенең югары сыйныф укучыларына беренче дәресне район башлыгы укытты
"Актаныш"

Бүген Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында 9-11 сыйныф укучыларын беренче дәрестә район башлыгы Ленар Зарипов укытты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Ул туган төбәгебезнең икътисади-социаль үсеше турында тулы чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәгариф, эшмәкәрлек һәм башка тармаклардагы үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы булуы өчен зур көч куя. Яңарышлар күз алдында. Мәсәлән, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия үзенең эшчәнлеге белән республикада үрнәк рәвештә үз эшчәнлеген җәелдерә. Шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, туган республикабыз, районыбызны яратып лаеклы шәхесләр булып үсеп җитегез», – диде ул.

Патриотлык үрнәге үзебездә дә бар - районнан 140тан артык егете махсус хәрби операциядә катнаша. Егетләребез сезне, безне, балаларны яклап, батырлыклар күрсәтеп, фашизмга- неонацизмга каршы көрәшә», - дип Ленар Зарипов укучыларны республика, райондагы тынычлыкның кадерен белеп, гимназиядә тирән белем алырга, тырышып укырга өндәде.

Дәрес эшлекле һәм тәрбияви рухта узды. Укучылар район башлыгының чыгышын зур игътибар белән тыңлады.

Ленар Зарипов гимназия дирекциясе белән киңәшкәннән соң дәресләр тематикасын булдырып, аның нигезендә укучылар белән мөһим темага сөйләшүләр алып барачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100