Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш гармунчылар ансамбле махсус хәрби операция сугышчыларына азык-төлек тапшырды
Актаныш районыннан «Баламишкин» гармунчылар ансамбле «Актаныш хәрәкәт» волонтерларына махсус хәрби операция сугышчыларына коры паек әзерләү өчен продуктлар тапшырды.

Ансамбльдә катнашучылар волонтерларга бик күп азык-төлек алып килделәр. Алар арасында кул белән киселгән токмач та бар, аны хәрбиләр өчен коры паеклар әзерләгәндә кулланачаклар.
«Баламишкин» ансамбле районда халык көйләрен башкаруы һәм милли музыка традицияләрен саклап калуы белән билгеле. Коллектив шулай ук Россия хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм җыюда катнаша.

Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 15 октябрендә Россия бизнесының һәм иҗтимагый инициативаларның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә керткән өлешен билгеләп үтте. Мөһим юнәлешләр арасында ул волонтерлык һәм хәйрия эшчәнлеген, шулай ук сугышчыларга, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне атады.
Фотоларны Ләйсән Газизова тәкъдим итте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз