Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш Физкультурачылар көнен халыкара марафоннар җиңүчесе белән бәйрәм итә

Актаныш районында Физкультурачылар көне бүген зурлап Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда уза. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Актанышның спорт осталарын тәбрикләргә Америкада яшәүче хөрмәтле якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры, 1996 елгы Атланта Олимпия уеннарында катнашучы, халыкара марафоннар һәм ярыммарафоннар җиңүчесе һәм призеры Фирая Солтанова-Жданова кайтты.
«Бүгенге Физкультурачылар көненә нәкъ марафонга әзерләнгән кебек, дәртләнеп кайттым. Туган районымда менә ун ел минем исемдәге җиңел атлетика буенча ярышлар оештырыла. Мин аларның берсендә дә катнашканым юк. Менә бүген әлеге җитешсезлекне төзәтәбез, 1500 метрга йөгерү ярышы үткәрәбез, җиңүчеләргә бик яхшы бүләкләр әзерләдем. Йөгерү, спорт белән шөгыльләнү, тәртипле тормыш алып бару, аз һәм дөрес туклану - озын гомер һәм яшьлеккә юл ул», - диде Фирая Солтанова-Жданова.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов атаклы йөгерешчене сәламләп чәчәк гөлләмәләре бүләк итте. Спортны яратучы балаларны, яшьләрне һәм өлкәннәрне Физкультурачылар көне белән тәбрик итеп Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының, Актаныш муниципаль районының мәртәбәле билгеләрен, мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Башкарма комитетның Спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев ГТО нормаларын тапшыруда бик яхшы нәтиҗәләргә ирешкән райондашларына күкрәк билгесе һәм таныклыклар белән хөрмәтләде.
Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова спортка мәхәббәт тәрбияләгән мәктәп укытучыларын, төрле ярыш-бәйгеләрдә җиңү яулаган мәктәп коллективларын хөрмәтләде, мактау кәгазьләре, физкультура дәресе өчен иң кирәкле әсбап-туплар тапшырды.
Тәбрикләү өлеше тәмамлангач, Фирая Солтанова-Жданова үзенең дистәгә якын туганнары белән стадион буенча йөгереп узды. Солтановлар гаиләсе әгъзаларының барысы да үз яшьләренә карата бик яшь күренә. Аның сере, әлбәттә, һәрвакыт хәрәкәттә булуда.
Стадионда Физкультурачылар көненә багышлап җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Бәйге ГТО нормаларын тапшыру үзәге белән берлектә үткәрелде. Җиңүчеләр дөньякүләм танылган марафончы Фирая Солтанова бүләкләренә лаек булды.

Фото: © «Актаныш»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз