Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш эшмәкәрләре «Иң яхшы эшмәкәрләр советы» республика конкурсында җиңде

Россия эшмәкәрлеге көне алдыннан Татарстан Милли китапханәсенең конференц-залында «Иң яхшы эшмәкәрләр советы» IV республика конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Анда Актаныш районы эшмәкәрләр советы республиканың муниципаль районнары арасында «Кооперация һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүдә хакимият, бизнес берләшмәләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен» номинациясендә җиңде.
Актаныш районында 73 крестьян-фермерлык хуҗалыгы, 27701 шәхси ярдәмче хуҗалык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә. Соңгы елларда республикада, шулай ук районда кооперация үсеше бара. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә кулланучылар кооперацияләре төзелә.
«Актаныш» кооперативына берләшеп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр сөтне җыю һәм беренчел эшкәртүдә ныклы адымнар ясый. «Актаныш казлары» кооперативы үрдәкләр һәм казларны каклау һәм ыслау белән шөгыльләнә. Кооператив үз эшләнмәләрен Россия, дөньякүләм таныту өстендә уңышлы эшли. Төрле сайтларга үз эшләнмәләрен тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Фермерлар ассоциациясе Актаныш муниципаль район советы һәм башкарма комитетына авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр белән уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Котлауларны һәм махсус сертификат белән чәчәк гөлләмәләрен Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева кабул итеп алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз