news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш егете махсус операциядә күрсәткән батырлыгы өчен Жуков медале белән бүләкләнде

Актаныш егете махсус операциядә күрсәткән батырлыгы өчен Жуков медале белән бүләкләнде
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актаныш егете, махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк мобилизацияләнгән Радмир Харисов Жуков медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне Актаныш егетенә бирү турындагы карарны 2024 елның 8 июлендә Россия Федерациясе президенты В.В.Путин имзалаган. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

Радмир Харисов 2022 елның 29 сентябрендә беренче мобилизация белән махсус хәрби операциягә китте. Ут эчендә илебез мәнфәгатьләрен яклавына да быел ике ел тула. Шушы чорда Радмир Айрат улы үзен Ватаныбыз өчен җанын фида кыла торган батыр шәхес итеп танытты.

Ватанны һәм Россия Федерациясе дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге һәм хәрби хезмәт, хәрби дежурлык һәм өйрәнүләрдә, маневрларда катнашканда аерым шәхси казанышлары, хәрби әзерлектәге бик яхшы күрсәткечләре өчен Радмир Харисов дәүләт бүләгенә лаек булды.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot