Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш егете Идел буе федераль округы буенча җиңел атлетика беренчелегендә җиңде
Актаныш егете Динислам Закиров Ульяновск өлкәсендә Идел буе федераль округы буенча җиңел атлетика беренчелегендә беренче урын яулады.
Динислам яшьләр (23 яшькә кадәрге спортчылар) арасында 800 метр араны 1: 56 минут эчендә йөгереп килде. Аның күрсәткечләре иң яхшысы булып, лаеклы төстә җиңүгә иреште. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Динислам Закиров Ульяновск өлкәсе Физик культура һәм спорт министры Р.Егоров имзалаган диплом һәм медаль белән бүләкләнде.
«Өметле спортчыбызны чын күңелдән олы җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә Актаныш горурлыгы булып уңышларга ирешүен телибез», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз