Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш чик сакчылары махсус хәрби операциядәге якташларына УАЗ автомобиле илтәчәк

Актанышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-атлар Җиңү паркында чик сакчылары көне уңаеннан очрашу оештырды. Патриотик чараны Актанышның «Ромашка» балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә күзәтте. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Яшел беретлыларның күбесе- 50-60 яшьләрдәге ир-егетләр. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннең иң яшенә дә 35 тулып киткән.
Кадет мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Радислав Афзалов бүгенге көндә районның чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән элеккеге солдатларның оешмасын җитәкли. Җәмәгатьчелек берлеге 2017 елда райондашыбыз, чик буе гаскәрләре ветераны Илшат Измайлов тәкъдиме белән оешып китә.
«Киләчәктә районда яшьләр, укучылар өчен хәрби-патриотик клуб булдырырга уйлыйбыз. Махсус хәрби операциядәге хәрбиләр өчен дә борчылып торабыз. Районыдагы чик сакчыларының финанс ярдәме белән УАЗ автомобиле сатып алып, күчтәнәчләр белән фронтка илтергә исәплибез, моның буенча эш башлап җибәрдек инде», – дип сөйләде Радислав Афзалов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз