news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныштан күп балалы ана дрон төшеп яраланган якташына ярдәм итә

Актаныштан күп балалы ана дрон төшеп яраланган якташына ярдәм итә
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Бу көннәрдә махсус операциядә яраланган хәрбиләр дәвалана торган Мәскәүнең академик Бурденко исемендәге госпитальдә бәйрәм рухы. Актаныш районының изге күңелле, олы йөрәкле волонтерлары - күп балалы Венера һәм Алмаз Сабитовлар, эшмәкәр егетләр Рамил Ибраһимов, Аяз Мирсалихов, Илгиз Хуҗин район халкы ярдәме белән җыелган күчтәнәчләрне яралы егетләргә, табибларга, шәфкать туташларына, башка медицина персоналына илтеп тапшырды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Биредә Актаныш герое, махсус хәрби операциядә контузияләнгән, кулын өздергән Киров авылы егете Альберт Җиһангиров та дәваланган иде. Хәзер Альбертны Сергиев-Посад шәһәрендәге клиникага күчергәннәр. Шулай итеп волонтерларга Бурденко госпиталеннән тыш Сергиев-Посадка да барырга туры килә.

Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Әле Мәскәү өлкәсенең Краснознаменск шәһәренә дә киләләр. Биредәге хәрби госпитальдә Актанышбаш авылыннан махсус хәрби операциядә яраланган, таҗик миләтеннән булган Умут Раджапов ята. Аны күрергә, хәлен белергә апасы Ниса волонтерлар төркеме белән Мәскәүгә юл тота. Менә шулай итеп Киров, Олыимән, Усы, Иске Сәфәр авылы халкы әзерләгән күчтәнәчләр төрле госпитальләргә барып җитте.

Актаныш волонтерлары хәрби госпитальләргә үзләре белән киләчәккә өмет, шәфкать, миһербанлык нуры алып килде. «Сез үзегезнең никадәр олы эш эшләгәнегезне аңлап та бетермисез. Сез бездә яшәргә өмет уты кабыздыгыз. Без кешеләргә үзебезнең кирәклекне аңладык, без яралы булсак та, халыкка кирәк икәнбез бит», - дип күз яшьләре белән рәхмәт әйтә гарипләнгән солдатлар.

Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Ә күчтәнәчләрне авыз иткәч, тагы да кәефләре күтәрелә. Үзебезнең милли ризыкларыбызны әзерләүдә Актаныш эшмәкәрләренең дә өлеше зур. Рузалия Гәрәеваның кафесы 100 данә гөбәдия пешергән, ит кибете хуҗасы Аяз ат итеннән сало, ветчина әзерләп җибәргән. Казылык, чәкчәк, тәм-том, көнкүреш кирәк-яраклары - барысы да үзебезнең геройлар, кемнеңдер кадерле баласы, ире, туганы өчен, илебезнең киләчәге өчен үз-үзен аямауларына олы рәхмәт һәм хөрмәт билгесе бит ул.

Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшыруга Мәскәүдә урнашкан Россия мөселманнары Диния нәзарәте дә кушылды. Мәскәү шәһәренең Җәмигъ мәчете имамы, «Россия офицерлары» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Мәскәү бүлеге Президиумы әгъзасы Марат хәзрәт Аршабаев актанышлылар белән бергә госпитальгә килде.

Марат хәзрәт биредә дәваланучы мөселман хәрбиләренә Изге Коръәннән аятьләр укыды, Аллаһы Тәгаләгә ялварып, аларның тизрәк савыгуын теләп, догалар укыды, егетләрне бирешмәскә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә өндәп үгет-нәсихәтләрен җиткерде.

Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Якташларыбызны Баш хәрби клиник госпитальнең 21нче ашыгыч хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Эльмира Старикова һәм госпитальнең башка медицина персоналы каршы алды, хәрбиләр белән очрашулар оештырды.

Госпиталь коллективы да, яралылар да бу кадәр ярдәм өчен олы рәхмәтләрен белдерде.

«Хәзерге вакытта Актаныш волонтерлары кайтырга чыкты. Алар исән-сау туган ягыбызга кайтып җитеп мәрхәмәтле гамәлләрен дәвам итәр дигән теләктә калабыз», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100