Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш башлыгы: Актанышлылар республика киләчәген сайларга бердәм булып киләләр
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында Татарстан Рәисен сайлауны зур сәяси вакыйга дип атады.
«Сайлау участоклары иртәнге 7 дә ачылды, кичке 8гә кадәр эшләячәк. Актаныш халкы бу мөһим чарада актив катнаша, сайлауларга халык килә, аеруча авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә рәхмәтемне белдерәсем килә, чөнки республика киләчәген сайларга бердәм булып киләләр. Алар өчен чәй өстәлләре әзерләнгән, концерт программасы булдырылган», – диде Ленар Зарипов.
Ул соңгы елларда булган сәяси вакыйгалар халыкны тагын да берләштергәнен ассызыклады. «Республика, районыбыз халкы бердәмлеге белән көчле», – диде.
Актаныш башлыгы ир-атларга рәхмәтен җиткерде. «Бүгенге тормышта республика киләчәген матур итеп сайлый алабыз икән, аларга бик зур рәхмәт. Алар дөрес юлларын сайлап, илебезнең, халкыбызның иминлеге өчен гомерләрен дә жәлләмәде, бүтәннәр матур тормышта яшәсен өчен, гомерләрен биргән кешеләр. Һәрвакыт бердәм булып, үзебезнең дөрес җитәкчебезне сайлап, матур итеп яшәргә тиешбез. Республика гөрләп торсын дигән теләктә калам», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз